2016 Мар 01
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге чираттагы фикер алышуга чакыра. Иртәгә, ягъни 2 мартта сәгать кичке 6да Казандагы Галиев мәчетендә (Тукай ур., 40) үткәреләчәк сөйләшүгә “Уңышка ирешкән мөселман” темасы сайланган.
Нәрсә ул уңыш? Безнең өчен уңышка ирешү нәрсәне аңлата? Уңышка ирешкән кеше, мөселман кем була? Һәркайсыбыз уңышлы булырга тели, моның өчен ниләр эшләргә кирәк? Әлеге сорауларга сөйләшүдә катнашкан һәркем үз фикерен белдерә ала, диелә ТРМДН матбугат хезмәте хәбәрендә.