Мөселманнар тәүге тапкыр чаңгы ярышына чыкты

23 февральдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанның “Хезмәт резервлары” cтадионында “Ислам чаңгы эзе” дип аталган...

БӘЙЛЕ
2013 Фев 24
23 февральдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанның "Хезмәт резервлары” cтадионында "Ислам чаңгы эзе” дип аталган чаңгы ярышын уздырды. Кышкы спорт чарасын нәзарәтнең "Алтын урта” мөселман яшьләре бүлеге "Зәкят” хәйрия фонды ярдәмендә оештырды.

Чаңгы ярышында 70кә якын кеше катнашты. Алар арасында балалар да, өлкәннәр дә бар иде. Күпләр гаиләләре белән килде. Иң кечкенә чаңгычы 4 яшьлек иде.

Спорт чарасы Татарстан мөфтие урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмовның сәламләве белән башланды. Иң башта "Кабан арты” мәчете имам-хатыйбы, "Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин Коръән сүрәләрен укыды.

Габдулла хәзрәт үзенең чыгышында мөселманнар өчен рухи яктан да, физик яктан да сәламәт булу мөһимлеген, шуның өчен дә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте спорт чараларын уздырганны билгеләп үтте. Шулай ук ул, журналистлар сорауларына җавап биргәндә, мөселманнар "Россия чаңгы ярышы”нда катнашсын өчен "Ислам чаңгы эзе”н киләсе елда бераз иртәрәк үткәрергә кирәклеге турында әйтте.

Чарада хатын-кызлар, балалар, ир-атлар аерым ярыштылар, аннары гаиләләр өчен эстафета уздырылды.

Балалар арасында җиңүчеләр:

1 урын – Таһир Гыйззәтуллин;

2 урын – Муса Әдһәмов;

3 урын – Ильяс Әдһәмов.

Ир-егетләр арасында җиңүчеләр:

1 урын – Динар Касыймов;

2 урын – Наил Галәвиев;

3 урын – Айназ Нургалиев.

Хатын-кызлар арасында җиңүчеләр:

1 урын – Гүзәл Галимова;

2 урын – Нәзирә Гыйззәтуллина;

3 урын – Регина Камзина.

Гаиләләр эстафетасында җиңүчеләр:

Әдһәмовлар гаиләсе;

Сәйдәшевлар гаиләсе;

Гыйззәтуллиннар гаиләсе.

Чаңгы ярышына килгән балаларның барысына да тәм-томнар таратылды. Җиңүчеләргә Коръән китаплары, дини китаплар, планшет, электрон китап, флэшка, mp3-плеер бүләк ителде.

Чара бик күңелле узды, 23 февраль бәйрәм көнендә стадионга җыелган мөселманнарда бары уңай тәэсирләр калдырды.
Чыганак: "Думрт.ру"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе