Мөселманнар Болгарда Мәүлид ән-Нәбине билгеләп үтте

Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөфтиенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхәммәтдинов, хакимият органнары вәкилләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Бәйрәмгә 200 дән артык кеше җыелган иде.

БӘЙЛЕ
2015 Дек 23

Бүген Болгарда “Ак мәчет”тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм чарасы уздырылды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөфтиенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхәммәтдинов, хакимият органнары вәкилләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Бәйрәмгә 200 дән артык кеше җыелган иде.

Өйлә намазыннан соң бәйрәм ителә башлаган чара Коръән һәм догалар уку белән ачылды. Шуннан соң әлеге мәчетнең имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов догалар укыды, "Нәшидел ислам", "РИУ шәкертләре" төркемнәре гарәп телендә нәшидләр башкарды. Моннан тыш, Мәүлид ән-Нәби хакында сөйләнелде.

Минтимер Шәймиев әлеге чараның өченче тапкыр уздырылуын ассызыклады, һәм бары ихлас күңелдән башкарылган эшләрнең генә нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. "Болгар җирендә, үзебезнең татар җирендә дин, рух булуы, аның торгызылуы – зур шатлык. Без монда үзебездән-үзебез тартылабыз. Эшлисе эшләребез бик күп, һәм башкарган эшләрне күреп шатланабыз, - диде ул. ТР Дәүләт Киңәшчесе, шулай ук, Болгар җирлегенең кыска гына вакыт эчендә ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен дә ассызыклады. "Хәзер Болгар изге җире бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Ул- киләчәк буыннарга калачак мирас", - диде М. Шәймиев.

Моннан тыш, Минтимер Шәймиев Болгарда төзелә торган кунакханә хакында да сөйләде. "Анда заманча ял итү өчен күңелгә кирәкле барлык нәрсәләр дә булачак. Гаиләләрегез, дусларыгыз белән килеп, ял, рухи азык ала алачаксыз", - дип, кунакханә комплексында Болгардагы элеккеге мунчаларның схемасы буенча төзелгән мунча булачагын да хәбәр итте.

Чыгышында ТРның беренче Президенты Болгар ислам академиясе хакында да сүз алып барды. Бәйрәмгә кадәр ул Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар белән очрашкан иде. "Бүген без академиянең тулы исемен сайладык, ул Болгар ислам академиясе дип аталачак. Әгәр дә РФ Президенты Владимир Путин һәм РТ Президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда ярдәм итмәсә, бердәмлек һәм ислам академиясе хакында сөйләшү дә булмас иде, - диде Минтимер Шәймиев журналистлар белән аралашу вакытында. Ул, шулай ук, Россия халкы һәркайсы үз динен тотарга, үз кыйммәтләрен сакларга мохтаҗ булуын да ассызыклады. - Бер сүз белән әйткәндә, бу - яңарыш. Без төрле конфессия вәкилләре белән гасырлар дәвамында тынычлыкта яшибез. Академиянең кыйммәте дә дин белгечләрен әзерләүдә", - диде ул һәм академиянең проекты бүген презентацияләнүен хәбәр итте. Анда белем алу өчен генә түгел, шәкертләргә ял итү урыннары да булачак. "Академия чын күңелдән һәм күңел өчен төзеләчәк. Аның проекты каралды, һәм кертелгән төзәтмәләр 1 гыйнварга кадәр каралып, 20 гыйнварга кадәр учредительләрдән тәкъдимнәр кабул ителәчәк. "Безгә бу эшне иртәгәгә калдырырга ярамый. Болгар ЮНЕСКО исемлегенә кертелде, һәм без хәзер дөньяның бер өлеше өчен тырышып эшлибез", - диде Минтимер Шәймиев.

Бәйрәмгә килгәндә исә, Дәүләт Киңәшчесе: "Кешеләргә җан азыгы кирәк. Мәүлидтә Пәйгамбәрне зурлыйлар, аңа рәхмәт сүзләре әйтелә. Яхшы сүз-җан азыгы. Шунсыз җәмгыять була да алмый. Гасырлар дәвамында кешеләрне тәрбияли торган, аларга тәэсир итә торган шундый ысуллар табылган. Акыллы кеше аңа игътибар итмичә булдыра алмый", - дигән фикерен җиткерде.

ТР мөселманнары диния нәзарәте рәисе һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: "Бу бәйрәмне кайбер мөселманнар кире кага. Әмма ул чынлыкта да бар", - диде һәм моңа дәлилләр китерде. Шулай ук ул мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән котлады. Татарстан мөфтие дини бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

Котлау сүзләре Тәлгать Таҗетдиннан да яңгырады. "Бу изге һәм кадерле көн. Ул көнне Пәйгамбәребез дөньяга килгән. Әлеге бәйрәм безне берләштерә, якынайта, -диде Үзәк диния нәзарәте рәисе. - Намаз укыган, ураза тоткан һәм вафат булуын көтеп яшәгән кеше генә иманлы дигән сүз түгел. Карагыз, бабаларыбыз нинди урын сайлаган. Алар яши дә, куана да белгән", - диде һәм ил җитәкчелеге ярдәме белән Болгар ислам академиясе ачылачагын ассызыклап, башкарган эшләре өчен Минтимер Шәймиевкә, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт җиткерде. Ул шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллинның Россиянең баш мөфтие итеп билгеләнүен хәбәр итте. "Эшебез тагын да бердәм һәм тату барсын өчен, шура мәҗлесе карары нигезендә, кичә Камил хәзрәтне Россиянең баш мөфтие итеп билгеләдек", - дип шәрехләде ул журналистлар белән аралашу барышында.

Быелгы Мәүлид ән-Нәби дини бәйрәме салават әйтү һәм намаз уку белән тәмамланды. Ахырдан салют аттырылды.

Искәртеп үтик: 12 декабрьдә һиҗри календаре буенча өченче ай – Рәбигүл әүвәл ае башланды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлламнең туган көне әлеге айның 12 нче көненә туры килә. Рәбигүл әүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә.
“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе