“Укучылар саны арта. Якындагы 10 елда аларның саны 3,5 миллионга артачак, мәктәпләрдә урыннар җитмәячәк. Минем йөкләмәм буенча, Хөкүмәт төбәкләр белән бергә бу юнәлештә конкрет план әзерләде”, - дип белдерде Илбашы.
Президент илдә белем бирү дәрәҗәсен арттыру әһәмиятенә басым ясады. Аның әйтүенчә, яхшы мәгариф өчен уңайлы зур биналар гына җитми, укучылар өчен укытучының профессиональ белеме, яңа технологияләр, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр, өстәмә белем бирү дәресләре булуы мөһим.
В. Путин, шулай ук, демографик сәясәт чараларының берсе мәктәпкәчә белем бирү баскычын үстерүдән гыйбарәт булуын билгеләп узды. “Соңгы өч елда илдә балалар бакчаларында өстәмә 800 мең урын булдырылды. Барлык төбәкләрдә диярлек 3-7 яшьтәге балалар бакчаларда урын белән тәэмин ителде”, - дип ул бу мәсьәләгә ил Хөкүмәте Рәисенең аеруча зур игътибар бирүен шәрехләде. “Әмма һаман да кайбер гаиләләр балалар бакчасына урнаштыру проблемасы белән күзгә-күз очраша. Шуңа күрә бу мәсьәләне ябык дип әйтә алмыйбыз, Хөкүмәтнең, төбәк җитәкчеләренең бу проблемага игътибарлы булуын сорыйм”, - дип белдерде РФ Президенты.
“Татар-информ”