“Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе тәмамланды

Мәгълүм булганча, 18-23 ноябрь көннәрендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшли торган Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты ярдәме белән “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбен оештырды.

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 24

Мәгълүм булганча, 18-23 ноябрь көннәрендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшли торган Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты ярдәме белән “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбен оештырды.

Кичә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә мәктәп “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе форумы булды. Форум кысаларында мөселман яшьләренең иҗтимагый проектлары тәкъдим ителде һәм аннары “Илаһи моң” рухи мирас фестивале уздырылды.

Проект Татарстан Республикасыннан, Идел буе, Төньяк Кавказ төбәкләреннән, Мәскәү өлкәсеннән 18 яшьтән 35 яшькәчә йөзләгән мөселманнарны җыйды. Берничә көн эчендә алар дистәләгән дин һәм җәмәгать эшлеклеләре белән аралашты.

21 ноябрьдә мәктәпкә җыелган яшьләр белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты. Мөфти “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбендә катнашучыларга Коръән һәм дин галимнәре хезмәтләре хакында сөйләде. 

Нщзарщт сайтыннан


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе