“Мәгърифәт” газетасы урынына - “Гаилә һәм мәктәп” журналы

Узган гасырның 90 нчы еллар башында татар студентлары өчен нәшер ителә башлаган “Мәгърифәт” газетының соңгы саны чыгачак.

БӘЙЛЕ
2013 Авг 13
Узган гасырның 90 нчы еллар башында татар студентлары өчен нәшер ителә башлаган “Мәгърифәт” газетының соңгы саны чыгачак. Аның урынын “Гаилә һәм мәктәп” дигән журнал алачак.

“Мәгърифәт” газетасы хезмәткәрләренә тиздән чыга башлаячак "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррирен тәкъдим иттеләр. Ул – “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Илдар Миргалимов. Яңа журналның беренче саны август азагында дөнья күрәчәк. Миргалимовның Азатлыкка әйтүенчә, хәзер аны әзерләү эшләре бара. “Мәгърифәт” газеты нигездә укытучылар өчен чыкса, яңа журнал киңкүләм укучыларга юнәлдерелгән.

“Бу әтиләр һәм әниләр журналы буларак тәкъдим ителә, ягъни гаиләсендә бала булган кешегә атап чыгарыла торган журнал. Ә баласы булмаганнар ул бик сирәктер. Баланың кем булып һәм ничек үсүе һәркем өчен мөһим. Бу җиңел басма буларак күз алдына китерелә. Анда күбрәк файдалы киңәшләр, көнүзәк актуаль проблемнар, күзәтү, анализларга тырышу булачак. “Мәгърифәт” укытучыларга дип чыгарылса, бусы гади укучы өчен чыгарыла. Без гади тел белән катлаулы проблемнар турында сүз алып барырга тиеш. Балалар мәктәптә укый, шуңа мәктәп проблемнарын да читләтеп үтә алмыйбыз. Без басманы педагогик белеме булмаган аудитория өчен әзерлибез”, - ди Миргалимов.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12
Май 09
Май 09
Май 09
Дек 20

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга











Әңгәмәләр
© 2009-2022 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе