Мөфтияткә дини йолаларны бердәйләштерергә тәкъдим иттеләр

Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте дини йолаларның бер өлешен бердәйләштерергә тәкъдим ителгән. Дин эшләре һәм гражданнар җәмгыяте министры Нурлан Ермәкбаев хәбәр иткән.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 26. Фото:ansar.ru

"Соңгы вакытта төбәктәге имамнарның бер үк йолаларны берничә төрле башкаруына кагылышлы дәгъвалар артты. Шуңа күрә без мөфтияткә дини йолаларны үткәрүнең бердәм стандартын эшләргә тәкъдим иттек", - диде министр.

Шулай ук дин әһелләренең эш рәвешен үзгәртү буенча да чаралар күрелгән.

"Имамнар һәр кеше белән аерым эшләүгә йөз тота. Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге белән берлектә үз эшен яхшы белә торган квалификацияле имамнар берләшмәсе төзелгән. Алар деструктив агым вәкилләре белән эш алып баруга юнәлтелгән", - диде Ермәкбаев.

Моннан тыш, мөфти урынбасары Сәрикбай Ораз әлеге кагыйдәләрнең дин әһелләре өчен булуы, ә халыкка танышу өчен тәкъдим ителүе турында әйткән.

"Дини йолаларны үтәү кагыйдәләре буенча сиксәнгә якын фәтва чыгарылды. Теологлар, 3 ел буена бу мәсьәләләр белән шөгыльләнеп, җыентык әзерләде. Без алга таба Казахстан җирендә мөселман йолаларының һәм мәрасимнәренең бердәм булсын өчен эш алып барачакбыз", - диде ул. Бу хакта Ансар.ру хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе