
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән тарихи мәчетләрне карады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда тарихи биналарны торгызуның барышы белән танышу өчен Иске Татар бистәсе буйлап җәяү йөрде. Әлеге чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров һәм урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР МДН аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм башкалар катнашты. Җитәкчеләр, дин әһелләре, белгечләр Каюм Насыйри, Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай урамындагы тарихи биналарны карадылар. Шулай ук Зәңгәр мәчеттә, Әҗем мәчетендә һәм Яңа бистә мәчетендәге төзекләндерү эшләре барышы белән таныштылар. Моннан тыш Яңа татар зиратында булдылар. Сәфәр Мехчылар урамында Ислам финанс үзәген тәкъдим итү белән тәмамланды. Әлеге проектның кураторы –ТР Премьер-министрының ислам финанс институтлары белән элемтәләр буенча киңәшчесе Линар Якупов.
Нәзарәт сайтыннан.