Мөфти стипендиясе, Рәхмәт хатлары тапшырылды

Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дини уку йортларында белем алучы студентларга – уку алдынгыларына һәм иҗтимагый эштә актив булган, олимпиада, конкурс, викториналарда җиңү яулаган шәкертләргә бүләкләр тапшырды.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 28. Фото:Ә.Зәйнетдинова

Мөфти стипендиясенә һәрбер уку йортыннан берешәр шәкерт лаек булды. Алар - Ратмир Галиуллин, Рамазан Туганаев, Ильяс Ибраһимов, Ибраһим Габидуллин, Нурислам Кучкаров, Ришат Иликеев, Рамил Тугушев, Рушан Әхмәтҗанов, Равил Филатов.

Шулай ук Татарстанның дини уку йортларында нәтиҗәле хезмәт куючы мөгаллимнәр, хезмәткәрләр дә билгеләнде, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Югары һөнәри әзерлеккә ия булып, балаларны һәм шәкертләрне укытуда һәм тәрбияләүдә иҗади якын килеп эшләгән мөгаллимнәр: Рифат Ибраһимов (Кукмара мәдрәсәсе), Рәдия Хәсәнова (Буа мәдрәсәсе), Зимфира Маннанова (Урыссуның "Фәнис" мәдрәсәсе), Гүзәл Садриева (Россия ислам институты), Игорь Антипов (Чаллының "Ак мәчет" мәдрәсәсе), Камил Вәлиуллин, Фәния Җәләлиева (Казан мөхтәсибәтенең мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре), Вәгыйзь Шакиров (Менделеев мөхтәсибәтенең мәчет каршындагы курслар мөгаллиме), Райнур Газизов (Кукмара мөхтәсибәтенең мәчет каршындагы курслар мөгаллиме), Рәсим Садыйков (Баулы мөхтәсибәтенең мәчет каршындагы курслар мөгаллиме) дип хәбәр итәләр мөфтияттән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе