Мөфти Р.Гайнетдиннең Төньяк-Көнбатыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Р.Сәйфетдинов Финляндиядә Өлкән Алины соңгы юлга озатуда катнашты

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдиннең Төньяк-Көнбатыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Равил Сәйфетдинов, Финляндиядәге татар мөселман җәмгыятендә булды. Ул хөрмәтле милләттәшебез, милләтпәрвәр шәхес Өлкән ханым Алины соңгы юлга озатуда катнашты.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 16. Фото:facebook.com/photo.php?fbid=17

Равил Сәйфетдинов РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округы мөселманнары исеменнән Финляндия татарларының Исламия җәмгыяте рәисе Атик Алиның, якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашкан. Җеназа намазын Финляндия татарларының Исламия җәмгыяте имамы Рамил хәзрәт Беляев укыган.

Өлкән ханым белән хушлашу өчен, бөтен Финляндиядән Хельсинкига бик күп татарлар килгән. Алар, Өлкән ханымның каберенә чәчәкләр салып, аның өчен Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен һәм урынын җәннәттә кылуын сорады. Бу хакта Равил Сәйфетдинов үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итте.

Хөрмәтле милләттәшебез Өлкән ханым Алига күптән түгел генә 80 яшь тулган иде. Ул Финляндия татарларының Исламия җәмгыяте рәисе Атик Алиның әнисе. 28 ноябрьдә Өлкән апа Казанга Рәшит Ваһапов фестиваленең гала-концертына килгән иде. Бөтен залга нурын таратып, кояш кебек балкып утырды, дип хәбәр итте Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фәттахов.

“Өлкән ханым милләтпәрвәр шәхес иде. Ул мәшһүр Абдулла Алиның хатыны иде. Бу гаилә, Финляндиядә татар рухын саклап, аны үстерүгә, милләттәшләребезнең Казан, татар дөньясы белән элемтәләрен ныгытуга зур өлеш кертте һәм кертә. Озак еллар Финляндиянең Исламия татар җәмгыятен Абулла Али җитәкләде, бүген исә бу эшне аларның улы Атик Али алып бара. Өлкән апа улының бу эшенә борчылып һәм горурланып яшәде.

Өлкән апа озак еллар безнең фестиваль белән тыгыз элемтәдә булды, безнең якын дустыбыз, фикердәшебез, киңәшчебез һәм ярдәмчебез иде. Рәхмәт аңа!

Өлкән апа, аның гаиләсе бик күп татар зыялылары (Илһам Шакиров, Рөстәм Яхин, Марсель Сәлимҗанов, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхабиева һ.б.) белән дустанә мөнәсәбәттә булып, аларга кадер-хөрмәтен кызганмады.

Өлкән апа Финляндия татарларының тере энциклопедиясе иде. Ул бик күп тарихи материал туплады, аны яшьләргә тапшырып калдырырга тырышты.

Бу олы югалту уңаеннан, Финляндия татарларының Исламия җәмгыяте рәисе Атик әфәнде Алиның, аның туганнары Сюзан ханым хәм Акиф әфәнденең, гаиләләренең, якыннарының, якташларыбыз, милләттәшләребезнең тирән кайгысын уртаклашам, Ходайдан сезгә сабырлык сорыйм. Хуш, бәхил бул, Өлкән апа! Урының оҗмахта булсын!” – диелгән Рифат Фәттаховның “Матбугат.ру”да басылган мәгълүматында.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе