Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәр кыла

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәр кыла 16 ноябрь 2015,18:38
Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре гарәп илләренең вакф системасы белән таныша

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 17

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәр кыла. Мөфти белән бергә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр хәзрәт Камалетдинов, Вакф милке белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин да делегация составында.

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Хәйретдинов белән очрашты, бүген исә -Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Вакф һәм ислам эшләре буенча идарәсе җитәкчеләре, вәкилләре белән. Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре гарәп илләренең вакф системасы белән таныша.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән шул хакта хәбәр алынды.

“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе