Мәдрәсәдә танылган хәйрияче рухына багышлап дога кылдылар

4 гыйнварда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә Мәүлид бәйрәмен уздырдылар.

БӘЙЛЕ
2016 Янв 05

4 гыйнварда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә Мәүлид бәйрәмен уздырдылар. Пәйгамбәребезне (с.г.в.) олылауга һәм аның хакында гыйлемне арттыруга багышланган чарада нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре катнашты.

Чарада Нияз хәзрәт Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) турында сөйләде, аның гамәлләре хакында бәян итте. Шулай ук чарада катнашкан мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиков касыйдә һәм салаватлар укыды.

Өйлә намазыннан соң чарага җыелганнар танылган хәйрияче 3 гыйнварда бакыйлыкка күчкән Әсгать Галимҗанов рухына багышлап дога кылдылар. Раббыбыз бик күп ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузган Әсгать аганың урынын җәннәт түрләреннән итсә иде, дип сорадылар.
Нәзарәт сайтыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе