
Госман Мәхмүтов сүзләренчә, нәсел җепләре Татарстанның Нурлат районына кергән Кизләү авылына барып тоташа. ХХ гасыр башында бертуганнар Кәлимулла (Госман аганың атасы) һәм Әхмәд гаиләләре белән Төркмәнстандагы Атамурат шәһәренә (элеккеге исеме Керки) күченеп китә. Күпмедер вакыттан соң, Әхмәд улы Мәхмүд белән Мәдинәгә күченә һәм яңа тормыш кора. Бүгенге көндә Мәдинәдә Госман аганың абый-энеләре, апа-сеңелләре гомер кичерә. Ул алар белән беренче тапкыр 1996 елда гомрә хаҗын кылырга килгәч очраша һәм шул вакыттан бирле туганлык җепләрен өзми. 2014 елда Әхмәднең оныгы Мөхәммәд әл-Казанлы гаиләсе белән Татарстанга килә һәм әби-бабалалары нигезе белән таныша. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук 2016 елгы хаҗ сәфәре барышында Мәдинә татарлары белән очраша һәм Госман Мәхмүтовның туганнары белән якыннанрак таныша.
"Миңа сезнең ике туган энем Мөхәммәд әл-Казанлы белән Согуд Гарәбстанында булганда төшкән фотосүрәтне күрсәттеләр. Мин сезнең танышуыгызга куандым", - дип белдерде Госман ага һәм алар белән тарихи ватаннарында очрашу оештырырга ярдәм сорады.
Мөфти хәзрәтләре кунакның әлеге теләген хуплап чыкты: "Динебез туганлык җепләрен сакларга өнди. Сезнең туганнарыгызга ата-бабаларыгызның нигезен күрсәтү, аларның каберен зиярат итеп, рухлары өчен дога кылу һәм бер-берегезнең мәдәният белергә тырышуыгыз зур хөрмәт уята. Әлеге очрашуны, һичшиксез, оештырырга тырышырбыз", - дип белдерде Камил хәзрәт.
Камил хәзрәт шулай ук Казанда эшләүче Әхмәдһади Максуди исемендәге Мәгърифәт үзәге вәкилләрен кабул итте. Әлеге үзәк балаларга һәм югары уку йорты студентларына өстәмә дини белем бирү белән шөгыльләнә. Бирегә йөрүчеләр тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә ислам гыйбадәтләрен үтәргә, Коръән укырга өйрәнәләр һәм дини фәннәр буенча белемнәрен арттыралар. Мөфтине үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырдылар, уку-укыту программасын күрсәттеләр һәм хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр ясадылар, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.