Мәчеттә мөгаллим һәм мөгаллимәләрне Укытучылар көне белән котладылар

Бүген Казандагы «Сөләйман» мәчетенә Россиянең төрле төбәкләреннән килеп белем алучы гүзәл затлар...

БӘЙЛЕ
2012 Окт 05
Бүген Казандагы «Сөләйман» мәчетенә Россиянең төрле төбәкләреннән килеп белем алучы гүзәл затлар үзләренең укытучыларын – Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов, Мәликә ханым Гыйльметдинова һәм башкаларны Халыкара Укытучылар көне белән котладылар.
Перьм төбәгенең Чайковский каласыннан Казанга белем алырга килгән шагыйрә Гөлсинә ханым Фәсхетдинова исә Мәликә абыстайга үзенең җылы тойгыларын "Укытучыма” дигән шигырендә болай дип белдергән:

Нинди олы, изге йөрәк Сездә!
Барлык нәрсә сыя аңарга.
Кайгы-хәсрәт, өмет, шатлык сыя:
Мөмкин түгел санап чыгарга.

Сезне без бик тә хөрмәтлибез.
Рәхмәт Сезгә, рәхмәт диябез.
Изге Коръән телен өйрәнергә
"Сөләйман”га теләп киләбез.

Гомерегез булсын озын, бәхетле.
Бәхетегез булсын озын гомерле.
Җирдә булган барлык изгелекне
Бирсен Аллаһ Сезгә һәр көнне.

Гөлсинә ханым аннары үзенең теләкләрен болай дип дәвам иткән:
Сез тыйнак та, сөйкемле дә, эшчән дә, түземле дә, иманлы да, дәрманлы да. Сезгә бәрәкәтле озын гомер, көч-куәт, бетмәс-төкәнмәс йөрәк җылысы, иман байлыгы, күңел тынычлыгы теләп калабыз. Киләчәктә дә шулай ук кешеләрне һәм тормышны яратучан булып калыгыз.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе