Традицион мөселман дөньясы глобаль киңлеккә урнаша, аңа Көнбатыш кулланучылар мәдәнияте бик нык тәэсир итә. Татарстан Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге директоры Ринат Патеев шундый фикердә.
Бу хакта ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә үткәрелгән “Социаль челтәрләр: ирекнең икенче ягы” түгәрәк өстәле ктырышы барышында җиткерде.
“Мәчеткә килгән яисә социаль челтәргә кергән мөселман хәзер дин галимнәре яисә дин әһелләре идеясын чагылдырган авыр аңлаешлы әйберләр эзләми. Аңа гади ысул белән мәгънәне аңлату кирәк. Танылган дин әһелләре — Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев, Ризаэтдин Фәхретдиннең ХХ гасыр башында нәрсәләр әйткәнен ул аңламый да. Аңа гап-гади рәвештә аңлату кирәк”, - дигән фикердә үзәк директоры.
“Кешенең социаль челтәрләрдәге тыелган төркемнәргә эләгүе дуслары һәм якыннары арасында моның белән кызыксынучыларның булуына бәйле. Бу очракта интернет төрле идеологияләрне тарату ысулы булып санала. Җәмгыятьнең мәгълүматлашуы аны шок хәленә куя. Чөнки безнең заманда аның күләме искиткеч зур һәм күптөрле. Төрле фикер йөртүчеләр, төрле идеологияне яклаучылар өчен мәгълүмат ачык”, - ди Ринат Патеев.
Аның фикеренчә, мәгълүматның шул дәрәҗәдә күп булуы кешене югалып калырга мәҗбүр итә һәм ул нәрсәнең яхшы, ә нәрсәнең начар икәнен аера алмый.
“Кеше үзенә җәваплар эзли һәм шул җавапларны табу өчен интернетка мөрәҗәгать итә. Җаваплар исә дини төркемнәрдә дә, суицидаль төркемнәрдә дә табылуы бар. Хәзер төрле мәгънәләр катнашмасын тәшкил иткән төркемнәргә дә тап булырга мөмкин. Әлеге төркемнәргә анализ ясаганда, кулланучылар культурасыннан алып, җиһад идеяләренә кадәр очратып була”, - ди ул.
Мәгълүмат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.