
Туганнары, якыннары аварияләрдә һәлак булган әлмәтлеләрне 9 ноябрьдә 13 сәгать 30 минутта Яшьләр үзәгенә чакыралар.
Биредә, Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан юл фаҗигаларында һәлак булганнар рухына дога кылу, аларның якыннарының кайгысын уртаклашу акциясе үткәрелә, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.