Әлмәт журналистларына "Азан" тарифын тәкъдим иттеләр

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм "Тателеком" оешмасы вәкиле Регина Хәбибуллина журналистлар соравына җавап бирде.

БӘЙЛЕ
2017 Июл 20. Фото:letai.ru

Әлмәт мөхтәсибәтендә яңа мөселман тарифына багышланган матбугат очрашуы булып узды. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм "Тателеком" оешмасы вәкиле Регина Хәбибуллина журналистлар сорауларына җавап бирде.

Регина Хәбибуллина "Азан" тарифының махсус мөмкинлекләре турында тәфсилләп сөйләде. Белгеч сүзләренчә, "Азан" тарифы үз эченә иртәнге намазга уяту хезмәте, шалтырату тавышы урынына мөнәҗәт, мөселман календаренең мөһим даталары турында хәбәр итү, хәдисләр һәм төрле бәйрәмнәр уңаеннан Татарстан мөфтие исеменнән котлау белән смс-хәбәрләр җибәрү һәм хаҗилар өчен Согуд Гарәбстанына ташламалы шалтырату, лимитсыз интернет каралган.

“Летай” операторыннан “Азан” тариф планы 2017 елның 10 июленнән гамәлгә керде. Әлеге тариф белән сим-карталар сатуга агымдагы айның азагында чыгачак, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең рәсми сайты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе