
Татарстанда гошер сәдакасын җыю кампаниясе башланды. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында сүз барды.
Уңышның күп өлеше инде бакчалардан җыеп алынды, димәк, аның уннан бер өлешен мохтаҗларга өләшер вакыт җитте. Гошер ул – Аллаһы Тәгаләгә мул уңыш өчен рәхмәт йөзеннән бирелә торган сәдака.
Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Исламның иманны белү, намаз, ураза, зәкят, хаҗ кебек биш баганасы булуын искәртте. “Гошер сәдакасы – менә шул Зәкятнең бер төре санала. Ул җирдә үскән игеннән, башка уңыштан чыгарыла. Су сибеп үстергәннең егермедән бере, болай үскәннеке уннан бере бирелергә тиеш”, - дип белдерде Җәлил хәзрәт.
Бүгенге көндә республика мөхтәсибәтләрендә 156,2 тоннага якын яшелчә, шул исәптән, бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, шулай ук алма һәм бал җыелган. Шушы азык-төлек “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге, “Зәкят” хәйрия фонды кебек хәйрия оешмаларына, мөселман уку йортларына, социаль учреждениеләргә, коррекцион мәктәпләргә, социаль ашханәләргә, балалар йортларына, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә җибәрелә.
Элек бөтен җир шәхси хуҗалыкларда булган, шуңа күрә бу зәкят имамнарны, мәдрсәләрне тотканда зур роль уйнаган. Хәзер шәхси хуҗалыклар моңа бик игътибар итми, шуңа күрә гошер бик күп җыелмый. Әмма барыбер дә үстерелә торган бәрәңге, кишер, чөгендер, суганнан тиешле гошерләрне чыгарсак, төрле оешмаларга зур ярдәм булыр иде”, - дип Җәлил хәзрәт Фазлыев шушы темага матбугат конференциясе оештырылганга рәхмәтен җиткерде. Аның әйтүенчә, кайберәүләр “хәрам ризык ашаганым юк, үзем җитештерәм, үзем үстерәм дип әйтсә дә, уңышның уннан бере Аллаһы Тәгалә өлеше булуын истә тотарга тиеш. “Намаз укырга, ураза тотарга, хаҗ кылырга өйрәткән кебек, безгә кешеләрне гошер бирергә гадәтләндерергә кирәк. бу – безнең бурыч”, - дип белдерде Баш казый.
Гошер сәдакасының республикада җыела башлавы тарихына килгәндә, Җәлил хәзрәт моңа төп сәбәпче мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов булуын әйтте. Ул 90 нчы елларда “Әйдә, бер авылны билгелик тә, Гошер бәйрәме оештырыйк әле” дип әйткән булган. “Без Готыф абый (Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның әтисе – Т. И. искәрмәсе) белән киңәштек тә, ул Арча районы Хәсәншәех авылында абруйлы имам иде, күмәк хуҗалыклар да бу эшкә кушылсыннар дип, анда бу чараны башлап җибәрдек. Мәчеттә вәгазьләр укыдык, шәхси хуҗалыкларда атлар да бик күп иде, ат җигеп, аларны бизәп, догалар кылып, өйләр буенча йөреп, бер КамАЗдан артык бәрәңге җыеп, Исламны кабул итүнең 1000 еллык мәдрәсәсенә озаттык . Аннары Кукмара районы Ядегәр авылында булды мондый бәйрәм, Балтач районы Алан авылында да оештырылды. Ул елларда Гошер җыю югарылыкка күтәрелгән иде, чөнки күмәк хуҗалыклар да, шәхси хуҗалыклар да бәрәңгене күп утырта иде. Хәзер бу чарага игътибар ничектер сүрелде. Әмма ул безнең бурыч, без гошерне чыгарырга тиеш”, - дип ассызыклады Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Мәгълүмат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.