
Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Әлмәт районы имамнары җыелышында катнашты. Чараны ачып, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов район белән тыгыз элемтәдә булып, яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткән өчен Җәлил хәзрәт Фазлыевка рәхмәтләрен җиткерде, дип хәбәр итәләр Әлмәт каласы һәм районы мөхтәсибәтеннән.
Җәлил хәзрәт үзенең чыгышында “ислам” сүзенең гарәп теленнән “тынычлык” дип тәрҗемә ителүен искәртеп: “Ислам дине – тынычлык дине” дип сөйләп кенә калмыйча, аны гамәлдә исбат итик. Мөселманнар яхшылыкка өндәп, үзләре дә үрнәк булырга тиеш. Хакыйки, чын мөселман теленнән һәм кулыннан башка кешеләр имин булырлар. Мөселман кеше дә үтермәс, гайбәт тә сөйләмәс, чөнки, бер гаепсез кешене үтерүче (бер генә кешене үтерсә дә) бөтен кешелекне үтерүчегә тиң була дип өйрәтә ислам дине. Ислам дине хаксызга кеше үтерү түгел, хәтта ки кешене рәнҗетмәскә куша”, - дип сөйләде республиканың баш казые.
Шулай ук ул вәгазендә балаларга дөрес тәрбия бирү, әхлак мәсьәләләренә тукталды. “Милләтне саклауның 4 юлы бар: динне, нәселне, җанны һәм малны саклау. Әхлаксыз халыкны саклап булмый. Әхлакый кыйммәтләр дөньяны тота”, - дип ассызыклады ул чыгышында.
Вәгаздән соң Җәлил хәзрәт имамнардан килгән сорауларга җавап бирде. Шулай ук ул Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кызлар бүлеге шәкертләре белән очрашып, аларның сорауларын да җавапсыз калдырмады.
“Татар-информ”