
Мөфти бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән 20 еллап авыл имамы булган, 90 яшен каршылаучы Шамил Гариф улы Гариповны бүләкләде. “Халкыбызга хезмәт өчен” медале халкыбыз һәм динебез өчен кылынган олуг хезмәтләр өчен бирелә. Шамил хәзрәт үзе: “Хәерле гомер бирсә, әле мәчеткә йөрибез. Ходай сәламәтлек бирсен”, - дип шөкер кылды.
Җәлил хәзрәт әйткәнчә, авылда имам булып тору җайлы эш түгел. Чөнки авыл имамы һәрвакыт халык күз алдында. “Бездән бер яшь имам Казанның берәр мәчетендә охранада торсам торам дип, качты. Халык белән эшләү бик күп көч, сабырлык сорый шул ул. Бер мисал китерәсем килә. Борнактан Нәкыйп абый урыны, оҗмахта булсын, алты ел мәчеттә намазны берүзем укыдым, ди торган иде. Күз алдына китерегез! Үзе киткәндә 14 ләп кеше йөри. Берәр яшь егет берүзе утырып карасын әле мәчеттә, хәзер түземлеге бетә”, - дип сөйләде ул.
Балтачтагы очрашуда мөфтидән сүз авыл имамнары үзләренең эшләре хакында сөйләделәр. Шулай ук ук мөхтәсибәтнең “Намаз уку”, “Коръән уку” бәйгесе уздырачагы һәм башка чаралар хакында җиткерелде.
Сөйләшү дога кылу һәм җәмәгать булып намаз уку белән тәмамланды.
Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте.