2017 Мар 31. Фото:islam.ru
Мельбурн һәм Оксфорд университетлары психологлары һәм социологлары 1961 елдан 2014 елга кадәр чыккан йөзләгән фәнни статьяны анализлаган. Анда 26 меңнән артык кешенең үлемнән курку дәрәҗәсе анализланган.
Бу анализ нәтиҗәсендә шул ачыкланган: чын-чынлап дингә ышанучы кешеләр үлемнән алай ук курыкмый. Шул ук вакытта дин тотуның социаль өстенлекләрен күзаллаган “тышкы яктан дини кешеләр” үлемнән ныграк курка, дип яза Ислам.ру.