Әлбир хәзрәт Крганов Камил хәзрәтне Татарстан мөфтие булуы белән котлады

Мәскәү, Россиянең Үзәк өлеше һәм Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов...

БӘЙЛЕ
2013 Апр 21
Мәскәү, Россиянең Үзәк өлеше һәм Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны мөфти булып сайлануы белән котлады. Анда мондый юллар бар:

"Хөрмәтле Камил хәзрәт!

Мәскәү, Русиянең Үзәк өлеше һәм Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте вә аларга багълы булган мөхтәсибәтләр, мәхәллә, мәктәп-мәдрәсәләребез исеменнән чын мөселман сәләме белән сәләмлибез:

Әссәләмегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Бу көннәрдә тарихи Ватаныбыз Татарстан башкаласы Казанда булып узган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда сез милли җөмһүриятебезнең мөфтие булып сайландыгыз. Гасырлар дәвамында тарих, дин, тел вә йола, мәгариф-мәдәният үсешенең бер казаны, мәркәзе булган Татарстан җирлегендә, татарны таныткан Ватаныбызда, мөфти вазифасына керешүегез, бер үк вакытта шактый җаваплы да, куанычлы да хәл. Әлеге вакыйга белән без Сезне ихластан тәбрик итәбез!

Татарстан Республикасының барлык мәхәллә вәкилләренең ышаныч, хәер-фатихасы белән, мөфти вазыйфасына сайлангач та, Динебез, Милләтебез һәм Ватаныбыз үсеше, алгарышы өчен Сезгә армый-талмый хезмәт куярга Аллаһы Раббүл Гыйззә насыйп итсә иде.

Россиядә Ислам үсеше, һичшиксез, Татарстанга да бәйле. Илебез мөселманнары, Казанга, Татарстанга карап, аның тәҗрибәсен, эшләү алымнарын барлап, өйрәнеп кенә калмыйча, уңышларына куанып та тора. Татарстан бу мәсәләдә дә бер өлге, үрнәк икәнлегенә һич шик юк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә, Сезнең җитәкчелектә куанычлы вакыйгалар белән, иншә Аллаһ, даими куандырып килер. Гасырлар дәвамында шушы җирлектә формалашкан дини-милли мирасыбыз, татар илаһият гыйлеме Сезнең эшегездә ныклы нигез булып торыр дип уйлыйбыз.

Раббыбыз Дин һәм Милләт үсешендә олы эшләр башкарырга, Ватаныбыз вә халкыбыз тәрәккыяте өчен фидаиләрчә гамәлләр кылырга насыйп һәм мөяссәр кылса иде. Әмин.

Олы ихтирам белән,

Мәскәү, Россиянең Үзәк өлеше һәм Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, Русия Иҗтимагый пулаты әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов."
Чыганак: "Думрт"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе