“Исән вакытта теге яки бу динне тоткан кешеләрнең хокуклары кысылырга тиеш түгел”, - диелгән әлеге карар кабул ителгәндә.
Хәзерге вакытта Кыргызстан халкының 90 проценты ислам динен тота. Шуңа күрә зиратларны ислам һәм ислам булмаган секторларга бүләчәкләр. Моның өчен җирле берләшмәнең гариза бирүе генә кирәк, дип хәбәр итә Ислам.ру.