
“Дөньякүләм үсеш тенденцияләре һәм заманча технологияләр Кыргызстан Республикасы алдында зур мөмкинлекләр ача. Әмма уңай үзгәрешләр белән бергә, яңа каршылыклар да килеп чыгып тора. Дәүләтнең һәм җәмгыятьнең бөтен игътибарын кешегә, аның әхлаклылыгына һәм рухиятенә юнәлтергә кирәк. Бу шартларда илнең стратегик үсеше өчен куелган максатларга шул чакта гына ирешеп була”, - диелә Указда.
Әлеге документта 2016 елда уздырылган Тарих һәм мәдәният елының киң җәмәгатьчелектә хуплау табуы һәм тарихи һәм мәдәни мирасны саклауның мөһимлеген күрсәтүе, бу өлкәләрдә зур потенциал булуы билгеләп үтелә. Әлеге потенциал хәзерге кыргыз җәмгыятен барлыкка китерү өчен нигез булып тора, дип хәбәр итә islam.ru.