"Кул Гали" - Болгарда төзелеп килгән кунакханәгә иң яхшы исем өчен интернет-тавыш бирү лидеры

Бүген 00.00дә интернет-тавыш бирү тәмамланды

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 13

"Болгарда төзелеп килгән кунакханәгә иң яхшы исем" конкурсы финалчылары өчен гомум интернет-тавыш бирү тәмамланды.

Теләгән барча кешегә булачак кунакханәнең үзләренә "Кул Гали", "Великий Болгар", "Хан Палас", "Караван Сарай", "Алмуш" кебек тәкъдим ителгәннәрдән иң ошаган исемне сайлап алу мөмкинлеге бирелде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавышны "Кул Гали" атамасы җыйган - 32 процент. Бу исемне "Яңарыш" фонды тәкъдим иткән булган.

Тавышлар саны буенча икенче урында - "Караван Сарай" (23 процент), "Великий Болгар" - өченче (21 процент). Кунакханә комплексы өчен "Хан Палас" исеме өчен катнашучыларның 13 проценты, ә "Алмуш" өчен 11 проценты тавыш биргән.

Искәртеп узабыз: кунакханә комплексын төзү агымдагы елның апрель аенда башланды, 2017 елның җәендә ул беренче кунакларны кабул итә алачак.

Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчене бүләкләү Болгарда тантаналы чарада узачак.

«Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе