Бу җәйләүләрне оештыруның максаты нидә соң?
"Бүгенге көндә яшьләр барысы да олы белемле. Әмма алар яшәү мәгънәсен белеп бетермиләр, эзләнәләр. Ислам диненә күп киләләр, тик шулай да ялгышларны күп эшлиләр, сынаулар алдында югалып калалар. Менә шушыларны күреп, яшьләргә ярдәм итү йөзеннән, мөслимә кызлар өчен оештырабыз бу ялны. Россиядә мөслимә кызлар өчен башка мондый лагерь юк. Шушында алар белән аралашып, дини темага да сөйләшәбез, Шәригать кануннарын да өйрәнәбез, Ислам диненең никадәр югары дин икәнлеген, аның кешегә бу дөньяда яшәргә нинди олы мөмкинлек биргәнлеген аларга аңлатырга тырышып, дәресләр оештырабыз. Аның өстенә сәламәтлекләрен дә кайгыртабыз, монда спорт ярышлары була. Ирем, сеңлем дә – табиблар, без кызларга медицина буенча хәзерге көн өчен, гаилә корганда, балалар тәрбияләгәндә, парлы булып яшәгәндә кирәк була торган киңәшләр бирәбез. Шулай итеп, без аларның вакытын файдалы итеп уздырырга тырышабыз. Лагерьга күбрәк дөньяви уку йортларында укучы яшьләр, тугызынчы-унберенче сыйныфларда укучылар, техникумнарда белем алучылар килә. Алар көндезләрен укыгач, әле Коръәнне, Шәригать законнарын әйбәт белми. Алар, Аллага шөкер, Исламда. Безнең максат – кызларның белемнәрен арттыру, бурычыбыз – Коръәнне тәҗвид белән дөрес итеп укырга өйрәтү", - ди Фәния абыстай.
"Безнең тагын бер олы максатыбыз бар – яшьләр белән бергәләп ислам динен һәм исламча тормыш рәвешен дәгъват кылу. Без алар белән чыгышлар әзерләп, авыллар буйлап йөрибез. Безне сагынып көтеп алалар, ел саен чакыралар. Кукмара районындагы өч-дүрт авылга барабыз. Без буш кул белән бармыйбыз: стена газеталары чыгарып алып барабыз, бүләк итәбез, чыгышлар ясыйбыз, сәхнә әсәрләре әзерлибез. Анда, яшьләр җыелып, безне каршы алалар. Спортка килгәндә, безнең монда - көн саен спорт. Табиб сеңлем Әлфия иртәнге зарядка уздыра, тәнәфесләрдә теннис, футбол, баскетбол белән шөгыльләнергә мөмкинлек бар. Әле авыл яшьләре белән берлектә спорт ярышлары уздырабыз", - диде Фәния апа Җәләлиева.
Фәния апа, җәйге мөселман лагерьларын оештыручы тәҗрибәле кеше буларак, сез яңа гына бу эшкә тотынучыларга нинди киңәшләр бирер идегез? дигән сорауга ул болай дип җавап бирде.
- Тәвәккәллек кирәк. Аллаһы Сөбханәкә Тәгаләгә тәвәккәллек итеп, юл күрсәтүне сорап, намазын укып сораса, Аллаһы Тәгалә бер юлга чыгара. Безнең дә андый тәҗрибәбез юк иде. Бер-беребезгә киңәш биреп, акрынлап башлап җибәрдек. Аннан гел киңәшләшеп торырга кирәк. Минем теләгемне гаиләм күтәреп алды, алар бик зур ярдәм күрсәтә. Монда берүзең генә берни дә эшли алмыйсың. Ирем Рәшит – төп алып баручы, бу эшне шушы авылда яшәүче энем Зөфәр, аның гаиләсенә, киявебез Даниярга таянып башладык. Сеңлем Әлфия дә зур өлеш кертә. Мәдрәсә салабыз диюгә, туганнан туганнарым кайтып, нигез казый башлады. Бик күркәм минем туганнарым. Барысы да шушы юлда, әлхәмдүлилләх. Гадел мәчете, Кукмара мөхтәсибәте, күрше авыл имамнары да гел ярдәм итеп тора. Без, яшьләр югалып калмасын, аларга аз гына булса да ярдәмебез тисен өчен, Аллаһы Сөбханәкә Тәгаләдән хак юллар сорый-сорый эшлибез.
Римма Гатина.