Коръән ятларга теләүчеләр өчен Казанда яңа мөмкинлекләр ачыла

Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Коръәнне ятлау буенча яңа факультет ачыла. Әлеге яңа факультетта Изге Коръәнне тулысынча яттан белүче белгечләрне әзерләргә ниятлиләр. Алар шулай ук башка дини фәннәрнене дә үзләштерәчәк. Мәсәлән, гарәп телен, ислам һәм гыйбадәт кылу нигезләрен, тәфсирне, имам вазыйфаларын өйрәнәчәкләр.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 05. Фото:ru.wikipedia.org

Укырга егетләр, кызлар 14 яшьтән алып кабул ителә. 9 нчы яки 11 нче сыйныфтан соң белем алырга килергә мөмкин.

Уку вакыты - 3 ел. Укуны тәмамлаучыларга хафиз дипломы бирелә һәм аерым тырышлык куйганнар иҗазәт тә ала ала, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Мәдрәсәнең кабул итү бүлеге адресы: 420021 г. Казан, Тукай ур, 34 Телефон: 293-17-06, 292-60-67.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе