14 май көнне Төркиянең Эскишехир шәһәрендә Казан татарлары музеенда Тукай премиясе лауреаты, Киров өлкәсе диния назарәте рәисе, мөфти Зөфәр хәзрәт Галиуллин Төркия татарлары белән очрашты.
Бу очрашуда мондагы татарларнын яшәве, аларның бердәмлеге күңелләрне җәлеп итте. Гореф-гадәтләрне, татар телен саклап калу, яшьләрнең татар теленә тартылуы, сәнгатьне һәм мәдәниятне саклаулары безне бик сөендерде.
Очрашуда Зөфәр хәзрәтнең "Киндер Биштәр" дигән китабы тәкъдим ителде. Бу китапта әдәп-әхлак һәм дә тәрбия турында язылгандыр. " Холкым - табигатьтән, мөнәсәбәтем - тәрбиядән" - ди Зөфәр хәзрәт Галиуллин.
Бу очрашуда Зөфәр хәзрәтнең хәләл җефете Кәүсәрия Галиуллина, кызлары Айгөл Галиуллина һәм дә кияве, теология фәннәре докторлыгына кандидат Гаяз Әхмәтшин да катнашты. Бу хакта үзенең шәхси аккаутынтында хәзрәт кызы Айгөл Галиуллина хәбәр итә.