Киләсе елга ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында закон проекты тулаем кабул ителде

Бюджет, салымнар һәм финанс комитетына икенче укылышка ТР Министрлар Кабинетыннан 5 төзәтмә килеп ирешкән

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 19

Бүген ТР Дәүләт Советының унөченче утырышында 2016 нчы елга ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында закон проекты икенче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитетына икенче укылышка ТР Министрлар Кабинетыннан 5 төзәтмә килеп ирешкән. Алар мәҗбүри медицина иминиятенең төп программасын җан башына финанслауның уртача нормативы күләмен киметү белән бәйле. Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетын беренче укылышта караганда, җан башына норматив 8 мең 727,2 сум тәшкил иткән булган, икенче укылышка ул елына 8 мең 438,9 сумга кадәр кимегән. Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджетыннан субвенция күләме дә 1 млрд 76 млн сумга кадәр кимегән. Фонд бюджеты керемнәре киләсе елга 1 млрд 76 млн 710,3 мең сумга, чыгымнары 1 млрд 479 млн 854,3 мең сумга, дефициты 403 млн 144 мең сумга кадәр кими. Шул рәвешле, керем - 38 млрд 682 млн 180,3 мең сум, чыгымнар – 39 млрд 40 млн 202,0 мең сум, дефицит – 358 млн 21,7 мең сум.

“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе