Мәдрәсәдә татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга зур урын бирелә. Россиянең иң зур мөселман галимнәреннән саналган бөек фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани үз заманында: «Өч нәрсә диндә юк, ләкин алар динне саклый: милли кием, милли гореф-гадәт, милли тел», – дип язып калдырган. Мәдрәсәдә менә шуны истә тотып эшлиләр.
Килгән шәкертләргә беренче көннән үк мәдрәсәләргә хас тарихи форма тектерер өчен үлчәмнәр алына. Аның өлгеләре егерменче гасыр башындагы татар мәдрәсәләре формасыннан алынган. Шәкертләр һәрвакыт классик татар түбәтәеннән йөри.
Мәдрәсәдә укучылар шулай ук чалма урарга өйрәнәләр, читек киюне гадәткә кертәләр. Беренче көннән үк студентлар татар киеме әдәбенә өйрәнәләр. Бу аларны тәртипкә, чисталыкка, пөхтәлеккә, милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә өйрәтә дип хәбәр итәләр мөфтияттән.