
Халыкара хиҗап көне уңаеннан Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Россия мөслимәләр берлеге һәм “JAMILA STYLE” мөселман бренды шәһәр мөслимәләре өчен бәйрәм оештыра. Чара бүген “Хаяти” сәүдә йортында сәгать 16.00дә башлана. (Казан, Париж Коммунасы 14 йорт) “Бу бәйрәмне мөслимәләребезне бергә җыеп, файдалы мастер-класслар һәм җанлы аралашу белән үткәрәчәкбез. Чарага килүчеләргә милли һәм никах киемнәрен кию тәкъдим ителәчәк”, - дип белдерде Наилә Җиһаншина. Нәзарәт сайтыннан.