Согуд Гарәбстаны икенче тапкыр хаҗ кылырга теләүчеләр өчен салым кертте. “Кем дә кем, 2015 һәм 2016 елларда хаҗ кылып, быел тагын хаҗга барырга теләк белдерсә, виза өчен 2000 риал (535$) күләмендә акча түләргә кирәк булачак”, - дип хәбәр итәләр “Мәрва тур” хаҗ компаниясендә.