
Минә үзәнендә хаҗның иң төп гыйбадәтләрен башкарганда килеп чыккан фаҗигадә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында татарстанлылар юк, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Быел "ДУМ РТ Хадж" программасы буенча барлыгы 750 кеше хаҗ кыла, аларны тәҗрибәле җитәкчеләр һәм 15 медицина хезмәткәре озатып йөри. Барлык хаҗилар дә, шөкер, исән-сау дип хәбәр итте "Татар-информ".