"Законлы сәбәбе булмаган килеш чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үтмәүчеләрнең 80 проценты үзләренең армиягә яраксыз икәнлеген белмиләр, – дип аеруча басым ясады Дамир Вәлиев. – Без әлеге егетләрнең шәхси эшләреннән аларның хәрби хезмәткә яраксыз икәнен күреп торабыз. Моны белмәүләре аркасында үз тормышларын җимерәләр, ата-анасының тынычлыгын бозалар".
Һәр авыл җирлегендә 9, 10, 11нче сыйныф укучылары һәм аларның әниләре белән очрашу, оештыру турында әйтелде. Аларга хокук, хәрби хезмәтнең аерым үзенчәлекләрен алдан аңлату бик мөһим, диелде анда.
“Татар-информ”