
"Исламда тыелган ризыклар” дигән темага беренче дәресне РИУның ислам хокукы мөгаллиме Илмир Хисамов үткәрде. Шулай ук РИУ укытучысы Рөстәм Нургалиев, "Хәләл” комитеты рәисе урынбасары Ирек Җиһаншин хәләл сөт-май, кондитер ризыклары һәм тавык ите продуктлары әзерләүгә кагылышлы лекцияләре булды. Технологларга хәләл ит әзерләүгә кагылышлы фильмнар күрсәтелде.
Курслар тәмамланганда, тыңлаучылар өчен махсус тест үткәреләчәк. Тест нәтиҗәләре буенча сертификатлар биреләчәк, дип хәбәр итте "Думрт".