
Гарәп мәдәнияте үзәге студентлары белән бергә Казан ислам университеты шәкертләре дә белем эсти. Алар өчен махсус әзерләнгән программага тәҗвид (Коръән уку кагыйдәләре) һәм хәдисләрне шәрехләү кебек предметлар да кертелгән.
Күптән түгел генә студентлар бер атналык каникулда булды. Алар Марокконың Волюбилис, Мекнес, Фес, Ифран, Марракеш, Касабланка, Рабат кебек шәһәрләренә экскурсиягә чыкты. Рус телен яхшы белә торган гид студентларны корольлекнең борынгы һәм хәзерге тарихы белән таныштырды. Шулай ук Мәкнәстәге - Баб Мансур, әл-Кутубия, Бахия сарае, Марокко хәкимнәренең Марракештагы төрбәсе, Фәстәге “Әл-Карауиин” университеты (дөньядагы иң борынгы университет), Касабланкадагы Хәсән II кебек тарихи һәйкәлләрне дә манзара кылдылар. “Әл-Хадар” гарәп мәдәнияте үзәге җитәкчесе урынбасары Эмма Галимова хәбәр иткәнчә, студентларның стажировка уза башлавына әле бер ай гына. Шушы кыска гына вакыт эчендә алар җирле халык белән иркен аралаша, дуслаша алган.
Стажировка КФУ белән Мароккодагы Габделмәлик Әс-Сәгъди университеты (Тетуан шәһәре) арасында 2011 елда имзаланган килешү нигезендә уза. КФУның “Әл-Хадара” гарәп мәдәнияте үзәге тел өйрәнүгә йөз тоткан мондый стажировкаларны инде 15 елдан артык оештыра.
Римма Гатина.