Кешеләрне җирләгәндә һәм ашлар уздырганда, имамнарның күрсәтмәләрен үтәргә кирәк

Карачай-Черкесия мөфтие Исмәгыйль хаҗи Бердиев республика җәмәгатьчелегенә әнә шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Ул әлеге йолаларны үтәгәндә, кайберәүләрнең ислам нормаларын бозуын искә төшерде.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 17. Фото:http://xn--33-6kcaalni1aqfv2e1

Кеше үлгәч, аның рухына күпме вакыт дәвамында дога кылырга кирәк дигән сораулар да борчый халыкны. Бердиев кайберәүләрнең доганы кырыгына яки 52 нә кадәр кылырга кирәк дип уйлауларын әйтте.

Кайвакытта бу көннәрне кайсы көннән (үлгән көннәнме яки җирләгән көннәнме?) алып санарга кирәклеге турында да бәхәсләр чыга. Моннан тыш кайсыбер кешеләр догаларны аерым бер көннәрдә генә укый. Ә мондый хәл булмаска тиеш, дигән мөфти. Исмәгыйль хаҗи Бердиев бу мәсьәләләрдә имамнарның киңәшләренә колак салырга чакырды. Киресенчә булганда дин әһеле бу йортка бүтән килмәячәк.

Билгеле булганча, Карачай-Черкесия мөселманнары Диния нәзарәте күп еллар дәвамында күп акча тотып җирләү һәм ашлар уздыруларга каршы чыгып килгән дип хәбәр итә kavtoday.ru. 2011 елда мөфтият туйлар үткәрү, җирләү һәм ашлар уздыру белән бәйле чараларны оештыру тәртибен билгеләгән рәсми фәтва чыгарган.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе