Ислам дине өйрәткәнчә, кеше туганда ук саф мөселман булып — югары әхлакка, олы мәрхәмәткә ия булып дөньяга туа. Саф күңелле, фәрештәдәй бала үсә… Һәм тирә—ягындагы җәмгыять тормышының яхшы һәм бозык якларын үзенә сеңдерә башлый. Кече яшьтән балага яхшы эшнең - савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлатырга кирәк.
Дин - кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә бәхетле итәр өчен Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрләр аркылы кешеләргә ирештерелгән илаһи әмерләр һәм тыюлардыр. Һәртөрле тәрбиянең башы—ачкычы булып Аллаһны тану һәм аның кануннары буенча эшләргә өйрәнү тора. Дин балаларда ышаныч тәрбияләүдә дә зур терәк. Бүген бик күпләрнең тормышта югалып калулары, сынауларны үтә алмаулары, эчкечелеккә бирелүләре ышанычлары булмаудан килә.
Кеше тормыштан туймасын, кыенлыклар алдында югалып калмасын , дисәк, Аллаһка ышануны бала вакытта ук тәрбияләргә һәм бу ышаныч гомер буе югалмасын өчен бөтен көчне куярга кирәк. Шушы максатларны күздә тотып һәр елдагыча балаларның язгы каникул вакытында районыбыз мәчетләрендә дини укулар оештырылды. Актаныш районының Бүләк мәчетендә балаларга дини гыйлем нигезләрен районның Татар Суыксу авылы имамы Нур хәзрәт Хөсәенов аңлатты, дип хәбәр итәләр Актаныш мөхтәсибәтеннән.


Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре