Казанның иң яхшы мәчетләрен билгеләделәр (ИСЕМЛЕК)

Конкурс быел өченче тапкыр узды, анда 28 чиркәү һәм 33 мәчет катнашты. Комиссия аларны социаль эшчәнлекләре, гыйбадәт объектларын саклау гамәлләре, мәгърифәт, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү өлкәләрендәге эшчәнлекләренә һәм шәһәрнең мәдәни тормышына керткән өлешенә карап бәяләгән.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 22. Фото:dumrt.ru

Бүген "Казанның иң яхшы гыйбадәт объектлары" бәйгесенең нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Тантаналы рәвештә диплом һәм грамоталарны Казан Ратушасында Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Егения Лодвигова, шулай ук Татарстан мөфтиенең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстан митрополиясе сәркатибе протоиерей Владимир Самойленко, РИУның фәнни эш буенча проректоры Рәфис Закиров һәм КФУның дин белгечлеге кафедрасы мөдире Зоя Силаева тапшырдылар.

Конкурс быел өченче тапкыр узды, анда 28 чиркәү һәм 33 мәчет катнашты. Комиссия аларны социаль эшчәнлекләре, гыйбадәт объектларын саклау гамәлләре, мәгърифәт, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү өлкәләрендәге эшчәнлекләренә һәм шәһәрнең мәдәни тормышына керткән өлешенә карап бәяләгән.

Мәчетләр арасында җиңүчеләр булып "Мәрҗани", "Ал" һәм "Казан нуры" мәчетләре танылды.

Үрнәк мәчетләр дип "Иман нуры", "Гаилә", "Ярдәм" мәчетләрен атадылар.

Моннан тыш, бәйгедә тагын алты өстәмә номинация каралды. "Рухи мәдәният энҗесе" булып "Нур-Әл-Ислам" мәчете танылды, "Мәдәни мирасны саклау эшчәнлеге" номинациясендә "Мәдинә" мәчете җиңде, "Төзекләндерүдә үрнәк эш" дигән диплом белән "Әтиләр" мечете бүләкләнде, "Рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклаган өчен" "Тынычлык" мәчетенә диплом бирелде , "Дини туризм хәзинәсе" булып "Шамил" мәчете билгеләнде, "Социаль ярдәм" номинациясендә "Гадел" мәчете җиңүче дип табылды. Шулай ук Казан мәчетләренең эшчәнлеген махсус номинацияләрдә дә бәяләделәр: дини йолаларны башкаруда яңа ысуллар керткән өчен "Ризван" мәчете Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте дипломы белән бүләкләнә, "Казан шәһәренең рухи мәгариф үзәге" дип Галиев мәчетен атадылар - аңа Россия ислам институты дипломы бирелде, "Иң яхшы фәнни тикшеренү үзәге" дигән КФУ дипломы белән Апанай мәчетен бүләкләделәр дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтияте матбугат хезмәтеннән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе