
Казан туристлар саны буенча үзенең рекордын былтыр яңартып, 2014 елдагыдан 20 процентка арттырды: 2,1 млн турист Татарстан башкаласында булып китте (шуларның 100 меңе Америка, Кытай, Төркия, Англия, Испания һ.б. чит илләрдән килгән). Бу исә җирле халыктан 2 тапкырга диярлек күбрәк.
Бүген “Казанда туризмга ярдәм итү комитеты” МБУ директоры Михаил Зотов Казан каласы муниципаль берәмлеге органнары һәм башкала Башкарма комитеты подразделениеләре җитәкчеләренең шәһәр Башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин рәислегендә уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә еллык хисап тотып, шундый саннар китерде. Аның сүзләренчә, кунакларның иң күбе Казан Кремленда булган: 2 млн 107 мең экскурсант (шуларның 7 меңе туристка керми, ягъни алар көнендә генә килеп китүчеләр); “Ривьера” аквапарклы кунакханәсендә 829 мең кеше ял иткән. “Казан” халыкара аэропорты аша былтыр 1,8 пассажир узган.
Татарстан башкаласына килүчеләрнең күбесе 3-4 көн була, бу исә 2014 елдагыдан 1 көнгә артыграк. Шәһәрдәге кунакханә фонды тулылыгы былтыр уртача 54 процент тәшкил иткән. 2015 ел дәвамында кунакханәләр саны 6 объектка ишәеп, номер фонды 5 процентка арткан, хәзерге вакытта Казанда 16 мең 197 урынга исәпләнгән 7 мең 426 номер хезмәт күрсәтә. Соңыннан журналистларның сорауларына җавабында, тагын кунакханәләр төзелә, әмма икътисади кризис аларны тапшыру вакытын төгәл әйтү мөмкинлеге бирми, әйтсәм, ялгыш булыр, дию белән чикләнде.
Trivago Global Reputation Panking рейтингы буенча, туристларның урын броньлый торган 200дән артык порталда калдырган 200 млн фикере нигезендә дөньяның иң яхшы кунакханәле шәһәрләре арасында Казан 42 нче урынга чыккан, Россия буенча Татарстан башкаласыннан Калининград кына алда – ул 24 нче урында. М.Зотов сүзләренчә, Казан өчен дөнья мәйданында 42 нче урын – ул казаныш. Әлеге исемлекнең “йөзлегенә” Мәскәү каласы кермәгән, диде ул.
“Татар-информ”