
Якшәмбе курсларына йөрүчеләрне ислам нигезләренә, Коръән укыргамахсус белемле мөгаллимнәр өйрәтә. Мәчет каршындагы махсус үзәктә Коръән өйрәнергә теләге булганнарга Изге мөселман китабы белгечләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.
Курсларда озак еллар дәвамында белем биргән мөгаллимнәребез - Фирдәвес апа Галимова, Әлфинур апа Зәйнетдинова һәм Раилә апа Мансурова, мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең 27 сентябрьдә Болгар ислам академиясендә узган V Халыкара форумында катнашып, фикер алышып һәм тәҗрибә уртаклашып кайтты.