Казанда Санкт-Петербургтагы татар рәссамнары күргәзмәсе ачылды

22 июнь көнне «Казан» милли мәдәният үзәгенең күргәзмәләр залында Санкт-Петербургтагы татар рәссамнарының «Все краски Питера тебе, моя любимая Казань» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Елена Сайтбагина, Рәшит Гыйләҗев, Илдус Вахитов, Рәшит Әдһәмов һәм Сания Бәхтиярова иҗатлары тәкъдим ителде. Тамашачылар хозурына 50дән артык картина куелган иде.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 23

Әлеге очрашу Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы тырышлыгы һәм ярдәме белән оештырылды. Гүзәл чарага килгән рәссамнарны һәм кунакларны  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләде. Шулай ук Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллекнең даими вәкиле Ренат Вәлиуллин да әлеге күргәзмәнең Казанда узуына чиксез шатлыгын белдерде.

Сәнгать белән кызыксынучылар игътибарына, күргәзмә 2016 елның 20 августына кадәр эшлиячәк.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр

Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе