VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре Болгар Ислам академиясе – милли рухи фикерне торгызу үзәге турында сөйләшә

Форум делегатлары  дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу  өчен җыелачак. Беренче тапкыр Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 2010 елның сентябрь аенда оештырылган иде.

БӘЙЛЕ
2017 Май 17. Фото:president.tatarstan.ru

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2017 елның 18-20 май көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә “Милли  тормыш һәм дин”  VIII Бөтенроссия татар дин  әһелләре форумын үткәрә. 

Форум делегатлары  дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу  өчен җыелачак. Беренче тапкыр Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 2010 елның сентябрь аенда оештырылган иде.

Быелгы форумга барлыгы 1050  делегат  чакырулы. Делегатлар Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 68 регионыннан катнашачак.

Форум программасы кысаларында дин әһелләре 18 май көнне секцияләргә бүленеп эшләячәк:

1. Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге;

2. Болгар Ислам академиясе – милли рухи фикерне торгызу үзәге;

3. Мәчет һәм татар гаиләсе;

4. Ислам дине һәм күпкырлы матбугат (лекторий).

19 май көнне Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак.

Форум делегатлары 20 нче майда Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә  узачак  “Изге Болгар җыены”нда катнашачак.

Шулай ук татар дин әһелләре өчен мәдәни программа да каралган. Алар Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында Т.Миңнуллинның «Мулла» спектаклен һәм “Казан” бию ансамбленең “Ефәк юлы” театральләштерелгән тамашасын караячак.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе