Казанда “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе узар дип көтелә.

2015 елның 18-23 ноябрендә Казанда “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе узачак.

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 03

2015 елның 18-23 ноябрендә Казанда “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе узачак. Мәктәпне КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкне өйрәнү Институтының ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү Ресурс үзәге Татарстан Диния нәзарәте, Россия ислам институты ярдәмендә оештыра.

Әлеге проект узган ел уздырылган “Мәхәллә 2.0” мәктәбенең дәвамы булып тора. Мөселман лидеры мәктәбенең төп максатларының берсе – яшь мөселманнарны социаль яктан активлаштыру, булган потеницальны җәмгыятькә файда китерүгә юнәлдерү һәм халыкка ислам кыйммәтләрен аңлату. Моның өчен биш көнлек уку-укыту мәтәбендә лекцияләр укылачак, тренинглар уздырылачак һәм ислам дөньясында билгеле булган шәхесләр белән очрашулар узачак.

“Мәхәллә 2.1” мәктәбендә катнашучы ахырда үз проектын булдырып, аны тормышка ашыру юлларын билгеләргә тиеш. Проектлар ислам мәгарифе, социаль инфраструктура, җәмгыятьне рухи яктан сәламәтләндерү һәм сыйфатлы мәгълүмат чыганагы булдыру юнәлешендә эшләнә ала. Мөселман лидеры мәктәбе барышында мөселманнарның хәзерге җәмгыятьтәге урыны, дәүләт һәм коммерция структуралары белән элемтәләр булдыру проблемалары каралачак. Катнашучылар план кору һәм проектны тормышка ашыру юллары белән таныша алачак. Мәктәптә ораторлык осталыгы, риторика, исбатлау һәм дәлилләү бөенча дәресләр уздырылачак. Шулай ук катнашучылар Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселманнар белән танышып, тәҗрибә уртаклашачак. “Мәхәллә 2.1” мәктәбендә 18-35 яшьлек актив мөселманнар катнаша ала.

Мөселман лидеры мәктәбендә катнашу өчен 2015 елның 8 ноябренә кадәр https://goo.gl/QesIyg сылтамасы белән гариза тутырыга кирәк. “Мәхәллә2.1” мәктәбендә катнашучылар Универсиада авылында яшәчәк. Юл бәясен түләүдән кала, оештыручылар барлык чыгымнарны үз өстенә ала. Мозаффаров Ринат – катнашучылар өчен җаваплы. Элемтә өчен телефон 89272423578 һәм электрон почта 2.0mahallah@gmail.com.

«Мәхәллә 2.1» мөселман лидеры мәктәбе Матбугат үзәге


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе