2013 Фев 10
15 февральдән Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе артачак. Автобуста йөрү – 19, троллейбус һәм метро – 16, трамвай 15 сумга төшәчәк. Әлеге карар Татарстанның тарифлар дәүләт комитеты утырышында кабул ителгән. Бәя арту айлык юл йөрү карточкаларына һәм электрон юл йөрү таныклыкларына кагылмый.
Чыганак: "Азатлык.орг"