Казанда һәлакәткә очраган “Боинг”ның кичә табылган кассетасы зыян күргән

Һәлакәткә очраган “Боинг”ның кичә табылган икенче кассетасы зыян күргән.

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 21
Һәлакәткә очраган "Боинг”ның кичә табылган икенче кассетасы зыян күргән. Бу хакта журналистларга РФ Тикшерү комитетының Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров белдерде.

Аның сүзләренә караганда, кассетаны укып булу-булмау хакында Мәскәүдә Дәүләтара авиация комитеты белгечләре генә әйтә ала. Бүген кассета Мәскәүгә җибәрелгән.

Дмитрий Захаров билгеләп үткәнчә, тикшерү өчен фаҗига килеп чыгуның ике варианты кала: техник төзексезлек һәм пилотлар хатасы.

Тикшерүчеләр һәм коткаручылар тарафыннан һәлакәт урыныннан самолетның 1 мең фрагменты табылган. Шулай ук 1 меңнән артык кеше гәүдәсе өлешләре экспертизага җибәрелгән. Бүгенге көндә һәлак булучыларның 4 се идентификацияләнгән. Әмма спикер аларның фамилияләрен белдерүдән баш тартты.

Сүз уңаеннан, ТР Эчке эшләр министрлыгы белгечләренә эзләү эшләре радиусын киңәйтергә туры килгән, чөнки шартлаган очкыч кисәкләренең берничә километрга ук чәчелгән булуы ихтимал дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе