Halal weidding туй фестивале “Туган авылым” милли комплексында оештырылачак. Ярминкәдә үз продукцияләрен Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләре, шулай ук чит илләрдә әйдәп баручы җитештерүчеләр тәкъдим итәчәк.
Чараның төп бурычы - хәләл мәҗлесләрне популярлаштыру, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләребезне саклау. Программада никах һәм туй күлмәкләрен тәкъдим итү, билгеле дизайнердан мастер-класслар, яшь парлар өчен психолог киңәшләре дә булачак. Кунаклар хәләл продукцияне татып карый алачак, күңелле бәйгеләрдә катнашу мөмкин булачак.
Фестивальне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөслимәләре берлеге, "Җәннәт" төркеме, "Туган авыл комплексы" һәм Россия мөселман дизайнерлары берлеге оештыра, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.