Казанда яңа туган сабыйларга карата социаль проект гамәлгә ашырыла башлады

Ул күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә туган сабыйларга адреслана

БӘЙЛЕ
2016 Мар 03
Язның беренче көнендә, Казанда “Коробка малыша”/“Сабый тартмасы” социаль проекты гамәлгә ашырыла башлады. Аның кысаларында Казан шәһәренең күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрендә туган сабыйларга нәни бала кирәк-яраклары тутырылган 400 тартма бүләк итү күздә тотыла. Бу хакта кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә “В твою пользу” хәйрия фондының күзәтчелек советы рәисе Оскар Прокопьев хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Казан шәһәре ГХАТ (ЗАГС) идарәсе башлыгы Гүзәл Габбасова, югарыда телгә алынган фонд генераль директоры Дарина Табакова катнашты. Оскар Прокопьев сүзләренә караганда, соңгы 5 елда “В твою пользу” хәйрия фонды тарафыннан мохтаҗларга җәмгысе 40 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән. Ул бу эшнең киләчәктә дәвам иттереләчәгенә игътибарны юнәлтеп, кеше тормышының теләсә кайсы чорында проблемалар килеп чыгуы ихтимал һәм аның ярдәм алу мөмкинлеге булырга тиеш, дип билгеләп үтте. Тормышта төрле хәл була: таянычсыз калган, киләчәккә ышаныч-өмет белән карый алмаган булачак әни кешедә бала табу, тапкан очракта да аны үзе янында калдыру мәсьәләсендә шик туарга мөмкин. “Коробка малыша” социаль проекты ярдәмендә аның бу шик-шөбһәләрне таратасыбыз, беренче ярты елда булса да сабыеның мохтаҗлык кичермәячәген аңлатасыбыз килә, моннан тыш, проект күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә юнәлтелә, дип тәгаенләде Оскар Прокопьев. Проект идеясе Финляндиянең социаль сәясәт практикасыннан алынган. Бу илдә дәүләтнең шундый ярдәме инде 75 ел дәвамында гамәлдә. Финляниядә булачак әниләр туачак баласының 1 яшенә кадәр кирәк булган әйберләр комплекты салынган тартма алса, Казанда таратыла торган сабый тартмасы әлегә ярты елга гына исәпләнгән. Сәбәбе – фонд мөмкинлекләренең чикләнгән булуында. “Без башкалада туган һәр баланы “Сабый тартмасы” белән тәэмин итүне максат итеп куймыйбыз. Бу кирәк тә түгел, чөнки күпләр ярдәмгә мохтаҗ түгел”, – дип билгеләп узды чыгыш ясаучы. Гүзәл Габбасова Татарстан башкаласында соңгы дистә елда балалар туу күрсәткечләре артуын искәртеп, былтыр Казанда чираттагы демографик рекорд куелды: ел дәвамында барлыгы 24 мең 63 яңа гомер яралып теркәлде, дип билгеләп үтте. Икенче, аннан соң туган балаларның саны арту да – сөенечле күренеш. “Үз эшебезне башкарганда, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр белән еш очрашырга туры килә. Бу – күп балалы, аз тәэмин ителгән, гомумән, тормышы авыр хәлдә калган гаиләләр, шулай ук ялгыз әниләр. “Коробка малыша” социаль проекты нәкъ менә аларга юнәлтелгән. Әлеге проект аша яңа туган сабыйларга ярдәм итү мөмкинлекләре арта. Шул рәвешле, Казанның изге гамәлләр территориясе булуы тагын бер кат раслана”, – диде Казан шәһәре ГХАТ идарәсе башлыгы. “В твою пользу” хәйрия фонды генераль директоры Дарина Табакова әлеге социаль проектның Россиядә тиңдәше булмавын ассызыклап, сабый тартмасында балага туганнан алып 6 айга кадәр кирәк булган әйберләр: киемнәр, биләү чүпрәкләре, уенчыклар, сөт шешәсе, имезлекләр, сөт продукциясенә сертификатлар салынуы турында мәгълүмат җиткерде, барлык товарларның Россиядә җитештерелгән булуына һәм сыйфат стандартларына җавап бирүенә кат-кат басым ясады. 1 тартма 7,5 мең сумга исәпләнгән. Товар җитештерүчеләрдән турыдан-туры минималь бәягә сатып алына, әмма бу сыйфатка һич кенә дә зыян салмый, диде Оскар Прокопьев. Аның сүзләренчә, проектны гамәлгә ашыруга Татарстан компанияләре җитәкчеләре, эшмәкәрләре үзләреннән зур өлеш керткән. Тартмалар башкаланың социаль яклау органнары һәм сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан төзелгән исемлек нигезендә аеруча мохтаҗ гаиләләргә, әни кеше сабые белән бала тудыру йортыннан чыккан вакытта тапшырылачак, дип ассызыклады Дарина Табакова. Социаль проектны популярлаштыруга күренекле шәхесләр, әйтик, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, хоккейчы Данис Зарипов, “ТНТ” телеканалындагы “Холостяк” реалити-шоу җиңүчесе Дарья Канануха да кушылган.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе