Казанда Инвалидлар ункөнлегендә берәү дә игътибарсыз калырга тиеш түгел - Илсур Метшин

Ул бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында башкала иҗат коллективлары катнашындагы концерт белән ачыла

БӘЙЛЕ
2015 Дек 01

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Бу уңайдан 1-10 декабрьдә Татарстанда инвалидлар ункөнлеге уздырыла. Ул, традицион рәвештә, 1 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында башкала иҗат коллективлары катнашындагы концерт белән ачыла.

Ункөнлек кысаларында Казанда оештырылачак чаралар турында бүген башкала җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова бәян итте.

Ул китергән мәгълүматларга караганда, бүген ТР башкаласында физик мөмкинлекләре чикле 88,9 мең кеше, шул исәптән 4,2 мең бала, исәпләнә.

Башка еллардагы кебек үк, Инвалидлар ункөнлеге кысаларында балигъ булмаган инвалид-балалар тәрбияләүче гаиләләргә, ялгызы балигъ булмаган балалар тәрбияләүче инвалид аналарга, шул исәптән ялгызы физик мөмкинлекләре чикле балигъ булмаган балалар тәрбияләүче инвалид аналарга – җәмгысе 331 гаиләгә матди ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Шәһәр бюджетыннан бу максатларга 600 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Наталья Гречанникова билгеләп узганча, ункөнлек кысаларында сәламәтлек мәсәләсенә аерым игътибар юнәлтү планлаштырыла. Табиблар сәламәтлегендә тайпылышлар булган үзлектән йөри алмаучыларны өйләренә барып караячак. Дәвалау учреждениеләрендә инвалид-балалар тәрбияләүче ата-аналар белән сәламәтлек саклау мәсьәләләренә багышланган әңгәмәләр үткәрү ниятләнә.

Физик мөмкинлекләре чиклеләргә уңай мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан, башкала мәктәпләрендә игелеклелек һәм хәйриячелек дәресләре үткәрү, тематик класс сәгатьләре, иншалар конкурслары, балалар иҗат эшләре күргәзмәләре оештыру планлаштырыла. Моннан тыш, укучылар коррекцион мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләргә хәйрия концертлары куячак.

10 декабрьдә Казанның “Ак бүре” спорт комплексында “Көчле рухлылар” / “Сильные духом” спорт ярышлары уздыру күздә тотыла. Анда физик мөмкинлеге чикле 140 кешенең катнашуы көтелә. Программада дартс, шахмат, шашка, өстәл теннисы, кул көрәше, “бочче” уеннары каралган. Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, медальләр, бүләкләр тапшыру, соңыннан барлык катнашучыларны бушлай төшке аш белән сыйлау ниятләнә.

Моннан тыш, ункөнлек барышында “Кулга-кул тотыныйк, дуслар!” / “Возмемься за руки, друзья!” фестивале кысаларында концертлар уздырылачак. Быел бу фестивальдә 14 мәктәп-интернаттан һәм коррекцион мәктәптән 1 меңләп бала, шул исәптән Норлат, Лаеш, һәм Саба районнары мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчеләр, катнашыр дип көтелә. Фестиваль 18 декабрьдә зур гала-концерт белән төгәлләнәчәк.

Гомумшәһәр чараларыннан тыш, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Казан районнары хакимиятләре тарафыннан да кызыклы һәм файдалы чаралар уздыру ниятләнә. Традицион рәвештә, барлык районнарда хәйрия төшке ашлары үткәрелә, аларга чакырулы кешеләр саны 500дән артык. Шулай ук “Спешим делать добро”, “Квартиру в порядок” һәм “Забота” акцияләре кысаларында 150 гаиләгә ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Чәчтараш һәм кием ремонтлау хезмәтләре бушлай күрсәтеләчәк, ләкин моның өчен район хакимиятенә алдан гариза калдыру зарур. Моннан тыш, вакансияләр ярминкәсе, түгәрәк өстәлләр, кызыклы шәхесләр белән очрашулар оештыру күздә тотыла.

“Инвалидлар ункөнлеге – әйләнә-тирәбездә аерым игътибарга һәм җылылыкка мохтаҗ кешеләр барлыгы турында тагын бер кат искәртү. Аларга һәртөрле ярдәм әһәмиятле”, – дип сүзен йомгаклады Наталья Гречанникова.

Казан мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата аерым игътибар ункөнлек кысаларында гына түгел, көн саен күрсәтелергә тиеш. “Кызганыч ки, әлегә Казанда инвалидлар өчен уңайлы мохит булдырылган дип авыз тутырып әйтергә иртәрәк. Шулай да, бу юнәлештә шактый алга китеш бар. Әлбәттә, зур мегаполиста 5 елда гына уңайлы мохит булдыру мөмкин түгел – моның өчен акча да, вакыт та кирәк. Әмма без эшлибез һәм киләчәктә бу мәсьәлә системалы рәвештә хәл ителәчәк”, – дип ассызыклады ул.

Мэр физик мөмкинлекләре чиклеләр иҗтимагый оешмаларына актив позицияләре өчен аерым рәхмәт әйтеп: “Аларның хәл итәргә кирәкле мәсьәләләргә игътибарны юнәлтүе эшебездә юнәлеш биреп тора. Әлеге оешмаларның юл күрсәтүеннән башка булмый”, – дип билгеләп үтте.

Илсур Метшин залда утыручы җитәкчеләргә, башкала районнары хакимият башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Инвалидлар ункөнлеген югары дәрәҗәдә уздыру зарур, берәү дә игътибарсыз калырга тиеш түгел, дип басым ясады.

“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе