
Кичә Казанда “Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе” XII бөтенроссия конференциясе үз эшен башлап җибәргән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Меңнән артык педиатр һәм балалар хирурглары, сәламәтлек саклауны оештыру буенча белгечләр, төрле белгечлек табиблары конференциянең төрле секцияләре эшендә катнаша.
Конференция программасына пленар утырышлар һәм чыгышлар гына түгел, катлаулы клиник очраклар буенча фикер алышулар, әйдәп баручы экспертларның лекция һәм мастер-класслары кергән.
Форумда катнашучыларны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сәламләгән.
Форум эше барышында педиатр-нефролог, гастроэнтеролог, неонатолог, спорт медицинасы буенча белгечләрнең конференциясе уза. Секция утырышларында кискен тын юллары йогышлы инфекцияләрне дәвалауда рациональ дәвалауга – иммунитетны күтәрә торган препаратларны, интерферон индукторларын, фитотерапия куллануга зур игътибар бирелә.
Форум эшендә, Россия белгечләреннән тыш, Польша, Германия, Франция, АКШ, Беларусь Республикасыннан педиатрлар катнаша. Форум үткәрелгән вакытта социаль педиатрия буенча ИФО конференциясе оештырылган. Аның эшендә Россия һәм якын чит илләрдән әйдәп баручы экспертлар катнаша.
“Татар-информ”